Яшел утыртмаларның безнең тормышыбызда роле бәяләп бетергесез. Алар кеше тормышына йогынты ясап кына калмый, ә экологик куркынычсызлык гаранты да булып тора. 2020 елның 17 октябрендә Иске Дөреш авылында "Агач утырт" акциясе кысаларында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Ш. Бариев җитәкчелегендә өмә үткәрелде, анда район хакимиятенең структур бүлекчәләре хезмәткәрләре, авыл администрациясе хезмәткәрләре катнашты