2020 елның 19 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
Аязучан болытлы һава. Төнлә яңгыр, көндез урыны белән бераз яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15-18 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә +3..+8˚. Һаваның максималь температурасы көндез +8..+10˚