Бәйгенең беренче турында 23 алдынгы укытучы катнашты.Икенче турда район мәктәпләренең 7 иң яхшы укытучысы Фахуртдинова Л.В., Вәгыйзова Г.Н. (Круглое Поле мәктәбе), Мерганова Л.И., Мөхәмәтҗанова Р.З, (Яңа поселогы мәктәбе), Шакирова З.Н. (Түбән Суык-Су мәктәбе), Марсалова Г.М. (Мусабай-Завод мәктәбе),Маннанова Р.Ф. (Боерган мәктәбе) көч сынашты.
“Татарстан Республикасының ел укытучысы-2013” бәйгесенең муниципаль этабында Круглое Поле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Г.Н.җиңүче дип табылды. Боерган мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Маннанова Р.Ф., Яңа поселогы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәмәтҗанова Р.З. приз алучылар исеменә лаек булдылар. Калган катнашучылар лауреат булдылар.
Барлык катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә эшләрендә зур уңышлар телибез!
"Мәгълүмати-методик үзәк" муниципаль бюджет учреждениесе