Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында Консультация-кисәтү

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"   2020 елның 20 октябре көнне сәгать 6дан  20 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында   кисәтә

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 20 октябрендә көндез урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

 
Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны үзләрен генә калдырырга ярамый.

2. Әгәр Сез урамда вакытта көчле җил чыкса , җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка япма материалларның төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3. Урамда реклама щитларыннан, өлмә такталардан , юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә автотранспорт куярга ярамый- җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала .

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә элементлары һәм декор әйберләр тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджийлардан оча,төшә торган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак бинада яисә эштә тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "101,112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International