Фестивальдә барлыгы 10 фольклор коллектив катнашты. Кнәзлеләр «Нынче суботея» исемле бәйрәм күренешен, бикләнлеләр «Көтү каршылаганда», мәләкәсләр «Питрау куренеше»н, бәткеләр – «Коляда», күзкәйлеләр – «Тәгәри китте йомгагым» кич утыру күренешен,боерганнар – «Гөлфия апада кунакта», калмашлар – «Орчык өмәсе»н, Кече Шилнә коллективы – «Колядки» бәйрәме күренешен, Круглое Поле поселогы коллективы – «Паранья», иштирәклеләр – «Бала туганнан соң үткәрелә торган йола»ны күрсәттеләр.
Мәртәбәле жюри әгъзалары киңәшкәннән соң түбәндәге урыннар билгеләделәр:
Иң зур бүләк – “Гран-Прига” Кече Шилнә авылының «Сударушка» халык фольклор коллективы, 1 урынга Иштирәк авылының «Яшьлек» фольклор коллективы һәм Калмаш авылының “Сәйлән” фольклор коллективы, 2 урынга «Әллүки» халык фольклор коллективы, 3 урынга – Биклән авылының «Хәтфә» халык фольклор коллективы һәм Бәтке авылының «Ладушки» халык фольклор коллективы лаек дип табылдылар.
Махсус номинацияләр дә булдырылган иде. «Ел ачышы» номинациясенә әле быел гына Боерган авылында оешкан «Яран гөл» фольклор коллективы һәм Круглое Поледан «Полюшко» фольклор коллективы лаек булдылар, «Халык авыз иҗатын саклап калу өчен» номинациясендә - Кнәздән «Русский звон» фольклор коллективы, «Буыннар чылбыры» номинациясендә «Ладушки» Бәтке халык фольклор коллективы лаек дип табылдылар. Ә иң яшь катнашучылар – «Питрау» коллективы «Надежда» номинациясенә лаек булдылар.
ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге