Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «2020 елда Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы турында» 2020 елның 4 августындагы под-820/20 номерлы боерыгы нигезендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы үткәрелде. Региональ этапка Татарстан Республикасының 30 муниципаль берәмлегеннән 4-11 сыйныф укучылары арасыннан 162 төрле жанрдагы инша тәкъдим ителде.

2020 елгы Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре составына Тукай районы укучылары да  керде (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 09.10.2020 ел, № под-1058/20 боерыгы):

- Әхмәтова Зәлинә Ирек кызы, Тукай районы Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы, « Күңел көе» әкияте (укытучысы-Маннанова Р. Ф.);

– Бәдертдинов Алмаз Әсгат улы, Тукай районы Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, «Гринландия-хыял һәм романтика иле» читтән торып экскурсия (укытучысы-Сәлахова Ф.Р.).

Җиңүчеләрне һәм аларны әзерләгән укытучыларны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International