COVID-19га тестларны КФҮ аша тапшыру каралмаган.

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

COVID-19га тестларны КФҮ аша тапшыру каралмаган.

Билгеле булганча, чит илдән һава транспорты белән кайтучы Россия гражданнары өч көн дәвамында коронавируска тест узарга һәм нәтиҗәләрне Роспотребнадзорга тапшырырга тиеш.

Татарстанның КФҮндә мондый хезмәт күрсәтүне сорап берничә мөрәҗәгать теркәлгән.

Моны КФҮ аша эшләү мөмкинлеге алдан ук каралмаган иде. Монда электрон сервисларны куллану хисабына ирешелгән минимум элемтәләр һәм югары оперативлык мөһим.

Роспотребнадзорга РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша ПЦР методы (полимераз чылбырлы реакция) белән яңа коронавирус йогышына тест үткәрү нәтиҗәләре белән документ тапшырыла. Әлеге өстәмә порталның төп битендә урнаштырылган.

 Моның Өчен сервиста  шактый гадиләштерелгән хисап язмасы белән файдаланырга мөмкин  . Анда анкетаны тутырырга һәм тест нәтиҗәләре белән документның сканын(кучермәсен) урнаштырырга кирәк.

Сайтта  нәтиҗәләрне вакытында  урнаштырмасалар : физик затларга 15тән 40 мең сумга кадәр штраф яный. Әгәр гамәлләр (гамәл кылмау) башка кешенең сәламәтлегенә зыян китерсә, штраф күләме 150дән 300 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International