Шәхси санлы сертификатлар турында

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр итә: Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы тарафыннан, хезмәткә сәләтле халык арасында цифрлы икътисад компетенцияләрен формалаштыру өчен, дәүләтнең шәхси санлы сертификатлары рәвешендә стимуллаштыручы түләүләрнең дәүләт системасын гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла (алга таба – ПЦС системасы).

2020 елның 30 октябренә кадәр ПЦС алуга гаризалар бирүне тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен сайтта теркәлергә кирәк

РФ цифрлы сертификаты теркәү формасын тутырырга тиеш. Аннары   паспорт һәм дипломнын расланган күчермәсен , соныннан онлайн-диагностика узарга һәм каталогта программа сайларга .

2020 елның 1 ноябреннән 25 ноябренә кадәр ПЦС алучылар өчен укулар узачак. Быел проект кысаларында укыту тулысынча дистанцион булачак, ә программаның озынлыгы 72 сәгатькә кадәр артачак. Курслар 3 төр юнәлештә  булачак: башлангыч, база һәм әзерлекнең алга киткән дәрәҗәсе

ПЦС системасында катнашу өчен гариза бирү сораулары буенча 8 800 600 35 15 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Никитина Е. А. (843) 557 21 50

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International