Уразова Рәмзия әби үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

20 октябрь көнне Бәтке авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Уразова Рәмзия Хәйдәр кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте . Бу истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярны котларга район ветераннар советы рәисе Зарипов Галимҗан Сәетҗан улы һәм Бәтке авыл җирлеге хакимияте хезмәткәрләре килде . Аңа Россия Президенты В.Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар , Рәмзия Хәйдәр кызына сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International