Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 23 октябрендә начар метеорологик күренешләр көтелә: томан, аерым участокларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, көндез урыны белән 16 метрга кадәр көчле җил.
Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә.
Иртән һәм көндез яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем.
Аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба секундына 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 16 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә 0..-3˚. Көндез максималь һава температурасы +4..+6˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.