Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы югары йогышлы кош гриппы таралуга юл куймау буенча профилактик чараларны катгый үтәү кирәклеге турында хәбәр итә

2020 елның 23 октябре, җомга

22 октябрьдә Татарстан Республикасының ике районында: Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы диагнозы расланды. Элегрәк кош гриппы чыганагы Буа районында ачыкланган иде. Барлык очраклар да республиканың башка төбәкләр белән чиктәш районнарында булды.

Йогышлануның төп сәбәбе - башка төбәкләрдән фермерлар тарафыннан ветеринария документлары булмаган кош-корт кайтару, шулай ук кошларның кыргый су кошлары яши торган табигый сулыкка керүләре.

Кыргый су кошларының һәм синантроп кошларның югары йогышлы кош гриппына каршы  торучанлыгы чагыштырмача нык һәм алар үзләре инфекцияне төп таратучылар булып санала

 ПРОФИЛАКТИКА ЧАРАЛАРЫ:

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитди үтәлергә тиешле түбәндәге профилактика чараларын игълан итте:

- предприятиедә ябык эш режимын булдырырга;

- дезинфекция киртәләренең, санүткәргечләрнең, дезинфекция техникасының даими эшләвен тәэмин итәргә;

 - кошчылык хуҗалыклары һәм предприятиеләре хезмәткәрләренең кош гриппы булган территорияләргә чыгып йөрүләренә юл куймаска;

- кошчылык хуҗалыклары территориясенә кыргый кошларның очып керүен булдырмау буенча чаралар күрергә;

- предприятиеләр янындагы кыргый күчмә су кошларының санын исәпкә  алырга;

- авыру булуга шик туган очракта, Ветеринария идарәсенә кичекмәстән хәбәр итәргә;

- тере кошларны, инкубация йомыркаларын, терлек азыгын, технологик җайланмаларны законсыз кертмәүне тәэмин итәргә.

 Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм КФХларда кош-корт сую чоры, гадәттә, ноябрь аенда, көннәр суыткач, башлана. Йогышлануны булдырмас өчен, аларны суюны мөмкин кадәр якын арада башларга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International