Тукай муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе итеп Галимова Айсылу Илдус кызы билгеләнде , 1985 елның 17 апрелендә ТАССРның Брежнев шәһәрендә туган.
Хезмәт юлы:
2002 - 2005 еллар –Яр Чаллы шәһәре социаль яклау идарәсенең социаль эш буенча белгече.
2005 ел-Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын тәмамлый, «юриспруденция»белгечлеге буенча юрист квалификациясе бирелә.
09.2007 елдан-09.2015 елларга кадәр-Яр Чаллы шәһәренең 2 нче суд участогы суд приставы –башкаручы вазыйфасында эшләде, 1 класслы юрист-класс чины бирелде.
28.09.2015-22.10.2020-Тукай муниципаль районы Советы Аппаратының юридик бүлеге баш белгече. Кияүдә, ике бала тәрбияли.