25 октябрь көнне, автомобильчеләр көнендә, Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клубы әгъзалары белән берлектә «Шоферга хат»дип исемләнгән махсус акция үткәрделәр. Акцияне оештыручылар машина йөртүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән автомобиль транспортын йөртүчеләр көне белән котладылар, аларга уза торган акция турында сөйләделәр һәм юлларда әдәпле булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә дигән теләкләр белән хатлар тараттылар