Бер көнлек компанияләр белән эш йөртмәгез, диде Президент

2013 елның 6 марты, чәршәмбе

Шимбә, 2 март көнне ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов чираттагы видеокиңәшмәне үткәрде. Анда торак-коммуналь хуҗалык системасы белән бәйле мәсьәләләр, белем бирү объектларында капиталь ремонт үткәрү, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү программаларының үтәлеше турында сүз барды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Президент Р. Миңнеханов республикадагы төзелешкә эшләрнең, ким дигәндә, 50-60 процентын үзләре башкаручы генераль подряд оешмалары җәлеп ителергә тиеш, диде. Аның әйтүенчә, төзелешкә алынган оешмалар субподрядчы оешмаларны тарта, алар аша акчалар белән төрле махинацияләр ясала. Бу - бер көнлек компанияләр, алар белән мондый схемалар аша эшләү җинаятькә тиң һәм моның өчен иртәме-соңмы җавап бирергә туры киләчәк.
- Хәзер акчаларның күчүен үтә күренмәле итүгә зур игътибар бирелә, ә мондый туры булмаган схемалар белән эшләү яхшылык белән тәмамланмаячак, - диде Рөстәм Нургали улы.
- Торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына аеруча игътибар бирергә кирәк. Ул бүген дә, иртәгә дә тормышыбызның иң актуаль мәсьәләсе булып кала, безне һәрвакыт моның өчен тәнкыйтьләячәкләр. Элеге өлкәдә намуслы кешеләр эшләгән очракта гына, анда барысы да тәртиптә булачак, - диде республика башлыгы.
Р. Миңнеханов торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар эшчәнлеге белән бәйле мәгълүматларның ачык булуы мөһимлеге турында ассызыклап әйтте. "Бу кешеләр башкалар акчасыннан файдалана алмасын өчен кирәк. Беркем дә беркая да китә алмаячак", - дип белдерде ТР Президенты.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Аның белдерүенчә, бүген 811 йортның 103енә әлегә кадәр проект-смета документациясе юк. Бу эшләрне тиз арада төгәлләргә кирәк.
Мәктәпләрдә капиталь ремонт исә 30 муниципаль берәмлекнең 84 мәктәбендә башланган. Бу исемлектә безнең район мәктәпләре дә бар.

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International