Тукай районы " Шәфкать» үзәге психологы «Социаль рольләр» дәресе һәм ышаныч телефоны турында видеороликлар күрсәтте

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

2020 елның 23 октябрендә “Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” программасы кысаларында балигъ булмаган балалар арасында Тукай муниципаль районы Яңа поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Социаль рольләр» дигән темага һәм шулай ук балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлтелгән «Әни һәм ул», «Укытучы һәм укучы», «Малай һәм кыз» дигән видеороликлар күрсәтелде.

Дәреснең максаты: укучының, улының, кызының роленең мөһимлеген билгеләү. Бурычлар: социаль рольгә карап үз-үзеңне тотышың өчен җаваплылык хисен үстерү.

 Дәрестә балалар социаль рольне анализлауга юнәлдерелгән практик күнегүләр үтәделәр. «Кем мин» күнегүләре һәм «Социаль рольләр» эшлекле уены үткәрелде.

Чараның нәтиҗәсе-социаль рольләр турында яңа белемнәр алынды һәм тискәре кичерешләр өстендә эш башкарылды. Дәрестә 22 балигъ булмаган бала катнашты, алардан 5 социаль ярдәм алучылар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International