2020 нче елның 26 нчы октябрендә Княз авыл җирлеге яшьләре һәм яшүсмерләре «Патриот»хәрби дан музеенда булдылар.
Хәрби фоторәсемнәр, документлар, корал, кием-салым һәм хәрби көнкүреш әйберләре экскурсантларга яшьләрдә патриотик рух тәрбияләү, халык хәтерендә үз иленең героик тарихының мөһим этапларын саклап калу мөмкинлеге бирә. Музейда чын документлар һәм фотографияләр, хәрби хезмәткәрләрнең шәхси әйберләре, 1945 еллардагы газеталар һәм бүләкләр тәкъдим ителә.