Күзкәйлеләр дә күптән түгел компьютерга өйрәнү курсларын тәмамладылар. Биредә белем алган 10 пенсионерга тиздән шулай ук сертификатлар тапшырылачак. Аннары чират бәткелеләрдә. Укулар монда апрель аенда тәмамланачак.
Район авылларында яшәүче башка пенсионерларда да шушы рәвешле компьютерга өйрәнү теләге туа икән, киләсе 2013-2014 уку елында белем алу өчен алар агымдагы елның октябренә кадәр РФ Пенсия фонды идарәсенең район бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. “Җирлекләрдә 10 кешедән дә ким булмаган төркем җыя алган очракта курсларны оештырырга була”, – ди бүлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәридә Әгъләҗева.