Тукай көннәренә әзерлек бара

2013 елның 6 марты, чәршәмбе
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле оешмасы, район мәдәният бүлеге, "Якты юл" ("Светлый путь") газеталары бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен каршылау чараларына әзерлек кысаларында шигырь уку осталары һәм яшь каләм тибрәтүчеләр арасында "Һәр күңелдә шигырь уты бар" бәйгесен үткәрә.
Бәйгегә нәтиҗәләр апрель аенда Г.Тукайның туган көнендә ясалачак. Шигырьләрне редакциягә юлларга кирәк. Ә оста шигырь укучылар авыл китапханәләрендә билгеләнәчәк.

Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International