Ноябрьдә өстәмә ял көннәре көтә

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

4 һәм 6 ноябрь көннәре Татарстан Республикасында рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәмчә ял көннәре дип игълан ителә. 3 һәм 5 ноябрьдә исә, бәйрәм алды көннәре булганлыктан, эш сәгатьләре бер сәгатькә кими.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 4-нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Шулай ук Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Законы нигезендә, 6-нчы ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Әлеге көн шулай ук эшләми торган бәйрәм көне булып санала, дип искә төшерә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/index.php/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/noyabrd-stm-yal-knnre-kt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International