"Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит! " акциясе узды

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

"Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясе кысаларында  Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре«Волонтер» клуб берләшмәсе белән берлектә 2020 елның 27 октябрендә «Татарстан» совхоз бистәсе үзәгендә наркомания таралуны кисәтү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан наркотикларга каршы акция үткәрделәр.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм волонтерлар «Бердәм ышаныч телефоны» буклетлары һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтләрнең телефон номерлары язылган визиткалар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International