"Тәмәке-Агу! Тәмәке тартуны ташла!»дигән профилактик әңгәмә узды.

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

 

Хәзерге вакытта безнең илдә яшьләр арасында тәмәке тарту проблемасы аеруча кискен тора. Яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә тәмәке тарту гадәте үсешен кисәтү өчен даими рәвештә профилактик әңгәмәләр, сәламәт яшәү рәвеше файдасына агитацияләр үткәрелә.

2020 елның 27 октябрендә Кенәз мәдәният йортында яшьләр белән тәмәке тартуның зыяны турында " Тәмәке-агу! Тәмәке тартуны ташла!»дигән әңгәмә узды.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре тәмәке төтененең тәмәке тартучыларга гына түгел, ә янәшәдә торучыларга да зыянлы булуы турында сөйләделәр. Танып-белү әңгәмәсеннән соң яшьләр белән «Тәмәке тарту һәм яшүсмер», «Мин һәм минем буш вакытым»дигән темага анкеталау үткәрелде.   Анкета нәтиҗәләре балаларның спортны, бигрәк тә өстәл теннисы уйнарга яратуларын күрсәтте.

Әлеге чараның максаты-тәмәке тартуның кешегә тискәре йогынтысын күрсәтү һәм сәламәт яшәү рәвешенең социаль һәм шәхси әһәмиятен ассызыклау.


Кенәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International