Су объектларында бәхетсезлек очракларын булдырмау буенча профилактик чараларны көчәйтү турында

2020 елның 30 октябре, җомга

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең ГИМС Үзәгенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге, 2020 елның 24 октябрендә Тукай районы «Коючы» бакчачы ширкәте янындагы Шилнә елгасында Тәхаветдинов Халит Мәхмүт улы(17.12.1971 елда туган) батып уле турында  хәбәр итә.
Бу очрак белән бәйле рәвештә,  район халкы белән бәхетсезлек очракларын булдырмау буенча су объектларында профилактик чараларны көчәйтергә киңәш итәбез:
- су объектларында кешеләр күпләп ял итә торган урыннарны, бигрәк тә һәлакәт булган урынны аерым контрольгә алырга һәм бу урында кисәтү аншлаглары урнаштырырга, аларның булуын контрольдә тотарга.;
- бу хәл турында мәгълүматны Интернет челтәрендә муниципаль районның рәсми сайтында бастырып чыгарырга;
-көзге-кышкы чорда су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен пропагандалау буенча радио, телевидение, матбугат, социаль челтәрләрдә даими чыгышлар оештырырга;;
- ОСВОД, ОВД (участок уполномоченныйлары һәм ИДН инспекторлары), Башкарма комитет хезмәткәрләрен җәлеп итеп, җәяүлеләр патрульлек итәргә;;
- гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Көзге-кышкы чорда су объектларында үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләре» темасына дәресләр оештырырга, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат стендларын булдырырга;
- мәктәпкәчә учреждениеләрдә ата-аналар җыелышлары үткәрүне су объектларында балаларның куркынычсыз үз-үзен тотышы кагыйдәләрен җиткерү белән башлап җибәрергә.
 

Яр Чаллы Шәһәре Җитәкчесе
Үзәк инспекторлык бүлеге
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкчесе А.А. Ногманов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International