31 октябрьдән башлап Татарстанда төнге сәгатьләрдә - 23:00 дән 6:00 гә кадәр җәмәгать туклануы йортларында күңел ачу чаралары һәм хезмәтләр күрсәтү тыела.
ТР Хөкүмәтенең тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Элегрәк Роспотребнадзор төбәкләргә урыннарда вәзгыятьтән чыгып, яңа чикләү чаралары кертергә тәкъдим иткән иде.
Дөньяның башка илләрендә ни дәрәҗәдә катгый кагыйдәләр эшли, безнең инфографикада укыгыз