9 март көнне Актаныш шәһәрендә “Иделкәем” республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр театраль һәм курчак коллективлары конкурсының зональ этабы булып узды

2013 елның 11 марты, дүшәмбе

Әлеге конкурста Тукай муниципаль  районыннан 2 коллектив катнашты.  Биклән авылының “Хыял” балалар театр коллективы Али Сахиб әсәре буенча   «Кырлай маҗаралары»н һәм Шилнәбаш авылының “Маска” театр коллективы  “Мөгезборын һәм жираф” курчак спектаклен тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына тәкъдим итте.

Яшь артистларга бәяне «Идель йорт» фестиваленең оештыручысы һәм координаторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров бирде.

  Әлеге коллективлар диплом белән бүләкләнделәр.


ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International