Бүген Татарстан Югары Советы ТР Конституциясен кабул итүгә 28 ел.
Республиканың Төп законы - Татарстанның күпмилләтле халкының ихтыярын чагылдыру. Аның төп авторы - нәкъ менә ул.
Инде 28 ел буе Татарстан Конституциясе үзенең төп кыйммәтләрен - кешене, аның хокукларының һәм ирекләрен яклый, республика мирасын саклый һәм тынычлыкны тәэмин итә.
Республиканың Төп законы турында мөһим фактлар - безнең инфографикада.