Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар, гомерегезне күркәм һәм мактаулы хезмәткә – хокук тәртибен саклауга багышлаган райондашлар, һөнәри бәйрәмегез белән Сезне ! 

Бу көнне без гади хезмәт-кәрләргә һәм офицерларга – җинаятьләрне ачу һәм булдырмау эшләре белән шөгыльләнүчеләргә һәм юл инспекторларына, участок вәкаләтлеләренә һәм патрульлек хезмәтендәгеләргә, тикшерүчеләргә һәм шушы тармакта эшләүче башка бик күпләргә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Иңнәрегезгә бик зур җаваплылык: районда законлык һәм җәмәгать тәртибен, халыкның иминлеген саклау эше йөкләнгән. Бүгенге катлаулы шартларда әлеге бурычларны үтәү сездән һәрдаим әзерлек, кыю, тәвәккәл булуны таләп итә.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, иминлек, якынна-рыгызның мәхәббәтен һәм аңлавын тоеп яшәвегезне, сәламәтлек, максатларыгызны тормышка ашыруда уңышлар телим.

Район башлыгы Фаил Камаев.

 Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International