Үз агробизнесыңны ничек башларга ?Бу сорауларга яшь фермер мәктәбендә җавап табарга була. Ул хәзер https://sschool.agropoliya.ru платформасында эшли. (Гаризаны тутыру алдыннан сайтта алдан ук теркәлү узарга кирәк) .
Мәктәптә катнашу өчен 2020 елның 21 ноябренә кадәр : https://school.agropoliya.ru/fermer сайтында электрон гариза тутырырга кирәк.
Укуда катнашырга авылларда үз бизнесын башларга теләүчеләрне, яшь фермерларны, шулай ук кимендә бер ел эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын чакырыла.
Мәктәптә укулар 2020 елның 23 ноябреннән 1 декабренә кадәр барачак. Беренче өч көн мөстәкыйль укуга исәпләнгән, анда катнашучылар кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында, гаилә терлекчелек фермаларына субсидияләр, грантлар һәм аларда ничек уңышлы катнашу турында белә, КФХның документациясен алып бару һәм салым салу мәсьәләләрен карый.
Мәктәп өчен уңышлы хуҗалыклар буенча онлайн экскурсияләр, гамәлдәге фермерлар мисалларында белемнәрне ныгыту өчен оештырылды. 26 һәм 27 ноябрьдә, вебинарларда, яшь фермерлар үзләрен кызыксындырган сорауларны экспертларга бирә һәм аларга бизнес-планнар язу турында беренче авыздан җаваплар белә алачак. Иң мөһим этап маркетплейслар һәм фермер кибетләре вәкилләре белән Стратегик сессия булачак, алар авыл продуктларының маркетплейсы ничек төзелгән булуын сөйләячәк. Мәктәп тәмамлангач, катнашучылар «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесеннән квалификация күтәрү турында таныклык алачак. Квалификация күтәрү турында сертификатларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында дәресләр узганнан һәм барлык йомгаклау тестларын үтәгәннән соң алырга мөмкин булачак. Шулай ук сезнең районның авыл хуҗалыгы идарәсенә сертификатлар җибәрә алабыз.
Уку бәясе - 1000 сум.
Чараны оештыручылар: «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» ТИО, Өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе. “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты”, “Республика мәгълүмат-хисап үзәге” акционерлык җәмгыяте.
Афишага сылтама (районның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә урнаштыруны сорыйбыз)
https://yadi.sk/d/LdcDdVGMED6Iwg/Инстаграм/instories_D99DEB47-73FB-4A80-9D1C-F2787E424700.mov