11 ноябрьдә “Энергетик” Мәдәният сараенда ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Гаиләләрне котлап, ЗАГС идарәсе башлыгы Равил Зарипов һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов сертификатлар тапшырдылар. Бу көнне 3 Тукай гаиләсе сертификатларга ия булды.