23 октябрьдә Тукай районы Новотроицк авылы мәдәният йортында "Кечкенә йолдызчыклар" конкурсының финалы булды. Финалда 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге муниципаль мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән 90 бала катнашты. Бәйгенен беренче этабында 28 муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты, шулардан 17 балалар бакчасы финалга чыкты. Алар үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр.
Һәр кечкенә йолдызчыкның сәләтен максималь ачу өчен, балалар бакчаларының педагогик коллективлары күп хезмәт һәм үз күңелләренең бер өлешен салдылар.
Финал туры урыннары өч номинация буенча бүленде: «Милли традицияләрдә тәрбияләнгән малай», «Милли традицияләрдә тәрбияләнгән кыз»; «Иң тырыш малай», «Иң тырыш кыз»; "Иң талантлы малай", "Иң талантлы кыз" һәр номинациядә 1,2,3няе урыннар билгеләнде
Барлыгы 15 дипломант. Балалар бакчасы иҗат коллективлары арасында иң яхшылары билгеләнелде:
*Биклән авылы “Эллуки” балалар бакчасы беренче урын,
*Яна Буляк авылы “Сөйлэн” балалар бакчасы икенче урын, **
*Круглое Поле бистәсенең “Зәңгәр вагон” балалар бакчасы өченче урын алды.
Шулай ук аерым номинацияләр булды: «Тамашачы симпатияләре», «Иң яхшы сәхнә образы». Катнашучыларны бүләкләү тантанасы тантаналы шартларда узды.

Һәр бакчага Диплом, истәлекле бүләк тапшырылды.
.jpg)