Күп фатирлы йортларны төзекләндерү төрле авылда төрле этапта

2013 елның 13 марты, чәршәмбе
Районда быел 12 күп фатирлы йортка капиталь ремонт үткәреләчәк. "Татарстан" совхозы посёлогы, Мусабай-Заводта берәр йортның түбәләрен инде алмаштырганнар. Бәткедә түбә ремонтлау эшенә әле керешәләр генә. Калмаш авылында су торбаларын алыштыру эшләре тәмамланган. Ремонт эшләре шулай ук Теләнче Тамак, Иске Дөреш, Мәләкәс, Биклән авыллары һәм Круглое Поле, Яңа посёлокларындагы йортларда үткәреләчәк.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International