13 ноябрь, бөтен дөнья кешеләре игелек көнен билгеләп үтә.
Бу көнне Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә «Яхшылык көне " акциясе үткәрделәр.Акция кысаларында алар яхшылык турында мотивацион листовкалар тараттылар, авыл җирлегендә яшәүчеләргә смайликлар белән һава шарлары бүләк иттеләр.
Авыл халкы күтәренке кәеф, һәм бик күп уңай эмоцияләр алды. Алар акцияне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева