Җәза катылангач, руль артына эчкән килеш утыручылар кимегән

2013 елның 13 марты, чәршәмбе

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматларына караганда, җәзаны көчәй­ткәч, исерек килеш руль артына утыручылар сирәгәйгән. Сүз дә юк, автомобильчеләрнең машина йөртү хокукыннан колак кагасы килми. Бигрәк тә озак срокка. Ләкин руль артындагы-ларның күбесен нәкъ менә хокук саклаучылар кулына эләгү генә куркыта. Исерек килеш юл һәлакәте китереп чыгарырга, шуның белән үзеңә һәм башкаларга зыян китерергә мөмкин икәнлеген андыйлар уйлап та карамый. Адми­нистратив чараларга өстәп, инспекторлар рейд вакытында юлларда аңлату эшләре дә алып баралар. Шулай да, эчүчелек проблемасы - юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклаучыларның гына түгел, ә бөтен җәмгыятьнең уртак эше, әлеге мәсьәләгә барыбыз да җитди карасак иде, дип кисәтәләр хокук сакчылары.

Светлый путь

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International