2006 елдан бирле шәхси хуҗалыкларны дәүләт программасы нигезендә үстерүдә ташламалы кредитлар кулланыла. Авыл кешеләре мал-туар - сыерлар, атлар, таналар, үгезләр, кәҗә-сарыклар, умарта кортлары гаиләләрен 5 елга кадәр сатып алганда, банк ссудаларыннан файдалана алалар.
Банкка бурычны кире кайтарганда, процент күләме өлешчә киметеп алына. Шундый ташламалы кредитлар терлекчелек биналары төзегәндә, аларга ремонт үткәргәндә, авыл хуҗалыгы техникасын сатып алганда, теплицалар төзегәндә дә бирелә. Россия Федерациясе хөкүмәте дәүләт программасын киңәйтеп, авыл хуҗалыгы өлкәсендә туристлык хәрәкәтен җәелдерүгә, терлек биналарын газлаштыруга да ташламалы кредитлардан файдалану мөмкинлеге турында хәбәр итә. Шунысын әйтәсе килә: әгәр авыл кешесе яшь терлек, чәчүлек орлык, запас частьлар, ягулык-май-лау әйберләре сатып алырга уйлый икән, ул ике елга исәпләнгән кыска сроклы кредитлардан файдалана ала.
Үткән берничә ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, авыл халкының үз шәхси хуҗалыгын ныгытуда ташламалы кредитлардан файдалануы артты. Бу хакта ТР Президенты Р. Миңнеханов катнашында Питрәч районында узган киңәшмәдә эшлекле төстә фикер алыштылар. Безнең районда ташламалы кредитлардан файдалану һәм аның нәтиҗәсе ничек тора? Әлеге программа гамәлгә кергән чордан башлап, банклар тарафыннан 1048 кешегә 262 миллион 400 мең сумлык кредит бирелгән. Былтыр гына 139 кеше кредиттан файдаланган. Аларга 55 млн 100 мең сум акча тапшырылган. Бу исә райондагы 100 хуҗалыкның 11е кредиттан файдалана дигән сүз. Республика күләмендә бу сан 32 берәмлек тәшкил итә. Димәк, райондагы артталык ике тапкырдан артып китә. Авыл җирлекләре эшенә күз ташласаң, төрле чуарлыкка исең китмәле. Калмаш, Боерган, Иске Абдул, Күзкәй авыл җир-лекләрендә 100 хуҗалыкка уртача 17-12 кредит туры килсә, Иштирәк, Бәтке, Новотроицкое, Мәләкәс җир-лекләрендә 2-6 кредиттан артмый. Калмия, Әҗмәкәй, Теләнче Тамак, Кнәз авыл җирлекләренә дә тырышлыкны бермә-бер арттырасы бар. Минем күзәтүемчә, 2008-2010 елларда шәхси хуҗалыкларын ныгытуга, үстерүгә, продукция җитештерүне арттыруга кызыксынучылар күп иде. Алар ташламалы кредитлардан уңышлы файдаландылар. Әмма соңгы ике елда авыл халкының активлыгы сүлпәнләнде. Моның сәбәбе - авыл җирлекләре, банкларның һәм урындагы җитәкчеләрнең авыл кешеләре белән якыннан аралашып эшләмәүләре, шулай ук кредитларны ябу өчен каралган акчаның процент өлешенә туры килә торган субсидиянең үзвакытында бирелмәве. Үзәкнең берничә айга тоткарлык тудыруы авыл кешеләрендә ышанычны какшата. Шуңа карамастан 2006-2012 елларда процент ставкаларын өлешчә каплау өчен 25 миллион сум, шул исәптән, узган ел 4 млн 393 мең сум субсидия бирелде. Шәхси хуҗалыкларны ныгытуга һәм үстерүгә РФ һәм республикабыз җитәкчелеге зур игътибар бирә. Ташламалы кредитлардан файдалану шуның әһәмиятле тармагы. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, дәүләт тудырган ташламалы шартларны тулырак файдаланасы иде.