Тукай районында терроризмга каршы комиссиянең һәм террорчылыкка каршы янауларны кисәтү ү буенча оператив төркемнең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкиле Раил Гомәров катнашында узды.
Киңәшмәдә район территориясендә җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү кирәклеген билгеләделәр, «аерым игътибар» категориясендәге затлар һәм социаль челтәрләрдәге деструктив берләшмәләрдә катнашучылар белән эшләүдә күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар. Эш барышында ведомствоара эшче төркем составы расланды һәм Террорчылык Куркынычын билгеләгәндә гамәлләр планы тәгаенләнде.
.jpg)
.jpg)