Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан 2020 – 2021 елларга.М. Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады.
Әлеге премия ике елга бер тапкыр дүрт лауреатка – Татарстан Республикасы яшьләренең талантлы вәкилләренә бирелә.Ул 30 яшькә кадәрге аерым авторларга, яшьләр (яшьләр белән) эшләүче коллективларга, иҗат берләшмәләренә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән өлешләре, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендәге югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашырулары өчен бирелә.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 15 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 нче йорт, 302 нче офис («Татарстан Республикасы яшьләр үзәге»дәүләт бюджет учреждениесе).
Февраль аенда М. Җәлил республика премиясен бирү буенча чираттагы конкурска нәтиҗәләр ясалачак.
.jpg)
.jpg)