17.11.2020 Тукай муниципаль районының кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү мәсьәләләре буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Беренче мәсьәлә-районда эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруның торышы турында мәгълүмат иде. Сүз бүген коронавирус йогышы (COVID-19) таралу шартларында эшмәкәрлек хәрәкәте ничек баруы һәм узган чорда нинди ярдәм чаралары күрсәтелүе турында барды. Шуңа бәйле рәвештә, мөрәҗәгать иткән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган дәүләт программаларында катнашу механизмын аңлату буенча консультация ярдәмен күрсәтүне дәвам итү тәкъдиме кертелде.
Аннары сүз Советның «Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында Эшкуарлар Советы яисә эшмәкәрләрнең Координация советы эшен иң яхшы оештыруга " II республика конкурсында катнашуы турында барды. Конкурста катнашу шартлары һәм гаризалар бирү сроклары турында мәгълүмат бирелде. Совет әгъзалары безнең районны республикада ничек лаеклы тәкъдим итү турында фикерләр һәм тәкъдимнәр әйттеләр.