Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә республикада яшәүчеләргә кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.
24 һәм 25 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, Бөтенроссия консультацияләр атнасы кысаларында, ведомство экспертлары гражданнарның күчемсез милек белән алыш-бирешләр үткәрү, шулай ук сатып алыр алдыннан милекне тикшерү ысуллары турындагы сорауларына җавап бирәчәкләр.
Кайнар линия телефоны: (843) 255-25-71.
Контактлар
Кадастр палатасы матбугат хезмәте
+ 7 950 326 92 02
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10