Бүген 23 ноябрьдә иртәнге 6дан 9га кадәр Тукай районының юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре «Тоннель»рейды үткәрделәр.
Ул Яр Чаллы-Сарман трассасының беренче километрында үтте.
Инспекторлар 9 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган, дүрт очрак куркынычсызлык каешын эләктермәгән, өч машина йөртүченең страховка полислары рәсмиләштерелмәгән, ике очракта - дәүләт номерлары укылырлык булмаган.