"Тукай муниципаль районының иң яхшы яшьләр проекты" конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

"Тукай муниципаль районының иң яхшы яшьләр проекты" конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурста Тукай районы предприятиеләрендә һәм оешмаларында   эшләүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Җиңүчеләр конкурс положениесендә күрсәтелгән юнәлешләр буенча билгеләнә һәм акчалата бүләк тапшырыла.
«Иң яхшы яшьләр проекты " конкурсын оештыручы:Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге 
  Проектларны эшләү буенча тәкъдим ителгән юнәлешләр:
1. Яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше буенча инициативалары;
2. Яшьләрнең иҗади инициативалары;
3. Патриотик тәрбия;
4. Яшьләр медиасы;
5. Туризм һәм туган якны өйрәнү;
6. Яшьләрнең ирекле (волонтерлык) инициативалары;
7. Милләтара һәм төбәкара татулыкны ныгыту;
8. Авыл хуҗалыгын үстерү.
9. Яшьләр эшкуарлыгы.

Конкурста катнашу өчен «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлү  myrosmol.ru узарга   myrosmol.ru һәм конкурска гариза бирергә кирәк.
Конкурста катнашу өчен гаризаларны 2020 елның 10 декабренә кадәр Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-46.

Конкурс турында нигезләмә ВКонтакте битендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылган:  https://vk.com/wall-65709138_3394

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International