Мобиль поликлиника – «Татарстан» совхозы поселогында 

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Район авылларында ноябрь башыннан «Мобиль поликлиника» эшли башлады.

Ул халыкка тар белгечлекләр буенча медицина хезмәте күрсәтә. «Мобиль поликлиника» ике атна дәвамында Теләнче Тамак амбулаториясе каршында эшләде. 5нче шәһәр больницасында эшләүче табиблардан торган әлеге хезмәт бу атнада «Татарстан» совхозы поселогындагы амбулаториягә күчте. Аннары тәгәрмәчтәге поликлиника Круглое Поле поселогында, Бәтке һәм Күзкәй авылларында эшләячәк

 Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International