Татарстанның 22 азык-төлек бренды «Россия тәме» беренче милли конкурсында катнаша

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе
Татарстанның 22 азык-төлек бренды «Россия тәме» беренче милли конкурсында катнаша. Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылды. Конкурска Россиянең 79 субъектыннан азык-төлек продуктларының барлыгы 500 төбәк бренды тәкъдим ителде. Татарстан конкурста катнашу өчен 22 бренд җибәрде: Татарстан балы, казылык, чәк-чәк, «Кичке Казан» торты, Әгерҗе лимонады, Яшел Үзән катыгы һәм башкалар.

Республика җитештерүчеләренең продукциясе «Тәмле янәшәдә», «Тәмләп кара, яратырсың» һәм башка номинацияләрдә күрсәтелгән. Моннан тыш, барлык тәкъдим ителгән продукция «Безне сайлыйлар» халык тавыш бирүендә катнаша, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Яраткан марка өчен 2-нче декабрьгә кадәр сайтта өч тапкырдан да арттырмыйча тавыш бирергә мөмкин. Һәркем илнең өч төбәгеннән берәр брендка ярдәм итә ала.

Кушымта:

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International