Тукай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды.

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Бүген, 24 ноябрьдә, Тукай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды. Утырышта Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Илнур Рәкыйп улы Гәрәев ,шулай ук районның яшь парламентарийлары да катнашты.

Яшьләр парламенты утырышында көн тәртибендәге 4 мәсьәлә каралды:

1.         Яшьләр парламенты Рәисе урынбасарларын сайлау.

2.         Яшьләр парламентының җаваплы секретарен сайлау.

3.         Яшьләр парламенты комиссияләрен төзү.

4.         Яшьләр парламенты комиссияләре рәисләрен һәм әгъзаларын сайлау.

Беренче утырыш нәтиҗәләре буенча, Яшьләр парламенты рәисе итеп  Низамиева Азалия Ринат кызын ,аның урынбасарлары итеп Акиньшина Полина Станиславовнаны сайладылар. (Круглое Поле авыл җирлеге)   сайланды.

Яшьләр парламенты әгъзалары карары буенча   комиссия төзелде һәм аларнын рәисләре сайланды :

  Яшьләргә гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү комиссиясен Хәмидуллина Ләйсән Васыйл кызы җитәкли.

Хезмәт һәм мәшгульлек, яшьләр хокукларын яклау комиссиясен-Атаманов Павел Евгеньевич җитәкли;

Спортны үстерү, ялны оештыру һәм яшьләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү комиссиясен Җиһаншина Инна Николаевна җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International