2020 елның 27 ноябренә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ дән 26 ноябрь 09 сәгатьтән 27 ноябрьҗ  18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында Консультация-кисәтү хәбәре килде:Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 27 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозлардан качарга кирәк. Туктату кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Туктауларда күз күреме югары булган жилетны кулланырга. 

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш  :

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымына каршы  гына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International