Яшь Армия отрядлары арасында Россия һәм Татарстанның дәүләт символикасын иң яхшы белүче Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды.

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

13 ноябрьдә Яшь Армия отрядлары арасында Россия һәм Татарстанның дәүләт символикасын иң яхшы белүче Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды.

«Кече ватаным символикасы"темасы буенча тикшеренү эшләре (7-11 яшь (кече яшь төркеме)» номинациясендә Тукай муниципаль районы Яңа поселогы урта мәктәбе укучысы Кәлимуллина Эмилия, укытучы С.А. Тароянц җиңүче булды.

«Татарстан Республикасының Дәүләт символикасы"темасы буенча тикшеренү эшләре (12-14 яшь (урта яшь төркеме)» номинациясендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Сабирҗанова Милена, укытучысы Р.Р. Вәлиева җиңүче булды.

Җиңүчеләрнең эшләре конкурсның республика этабында катнашу өчен Казан шәһәренә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International