Яшьлегендә сарык карауда да эшләгән, дуңгызчылыкта да алдынгылыкны бирмәгән 75 яшьлек Фәһимә апа Барбашеваның да, озак еллар сыер сауган хезмәт алдынгысы Фәния апа Фәрвәеваның да, терлекчеләр династиясен дәвам итүче әниле-кызлы уңганнар – Иске Абдулдан Сәкинә Харисова белән Фәйрүзә Гатиуллина, Мерәстән Гөлфия һәм Резидә Гариповаларның да чыгышлары хис-тойгыларга бай булды. Мул сыйлы табын артында сөйләп сүзләр бетмәде. Бер очрашу бер гомер. Берничә буын терлекчеләрне очраштырган бу матур очрашуга ямь өстенә ямь биреп популяр җырчы Сәрия Нәбиуллина бүләккә үзенең өр-яңа концерт программасын алып килгән иде.
Рәзинә Насыйбуллина.