Наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

Яңа поселогы китапханәсендә наркоманлыкка каршы көрәш көненә багышлап “Без наркотикларга каршы” дип исемләнгән чара үтте. Кичәдә катнашкан Сарман аграр колледжы филиалы укучылары наркотикларның зыяны турындагы чыгышларны бик игътибар белән тыңладылар. Аннары ике командага бүленеп “Уйдырмамы, чынбарлыкмы” дигән конкурс үткәрдек. Соңрак барлык катнашучылар видеофильм карадылар. Андагы картиналарны күргәннән соң, мөгаен, беркемдә дә наркотиклар кулланып карау теләге тумастыр.

Кунакка балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең медицина хезмәткәре Нәзилә Добрынина һәм Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Кадрия Гусманова да чакырылган иде. Нәзилә Зиннәтулловна наркотиклар куллануның аяныч нәтиҗәләре турында сөйләде, укучылар белән имтихан рәвешендә тест үткәрде. Балалар игътибар белән тыңлап, һәр сорауга җавап бирергә тырышып утырдылар.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International