Гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе

2020 елның 28 ноябре, шимбә

 

            Тукай муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында 20 ноябрь көнне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Назлия Маннапова психолог Альбина Сәйфуллина белән берлектә «Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дөрес карау күнекмәләре” (күрү, ишетү, тире органнары артыннан)» дигән темага онлайн дәрес үткәрделәр.

Гигиеник процедураларны үткәрүнең төп принциплары, кулларны юу кагыйдәләре, авыз куышлыгы гигиенасын үтәү, күзләр, колак һәм борын куышлыгы артыннан карау, шулай ук ваннада юу кагыйдәләре искә төшерелде. Яткан кешене карават дөрес юу турында җентекләп сөйләде. Белгеч процедураларны үтәү алгоритмнары буенча презентация курсәтте, шулай ук әлеге манипуляцияләрне уздыруны җиңеләйтә торган заманча җайланмалар турында сөйләде.

Дәрес ахырында оештыручы тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде һәм өлкән яшьтәге кешеләрне дөрес карауны оештыру буенча өчен киңәшләрен  җиткерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International