Татарстанда алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителәчәк. Һәр өлешче үз фатирын гарантияле рәвештә алачак.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның өлешчеләр хокукларын яклау Фонды генераль директоры Константин Тимофеев белән очрашуында хәбәр ителде.
Агымдагы елда күпме объект файдалануга тапшырылды һәм киләсе елда күпме эшләр калачак - безнең инфографикада укыгыз👉🏻
#СтройкаРТ