«Дөньяда барысыннан да кадерлерәк – әни! " дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Княз авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Дөньяда барысыннан да кадерлерәк – әни! " дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.Бу көнне әниләр.әбиләр  адресына бик күп җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Кадерле әниләрне котларга «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр,  мәктәбебез укучылары, шулай ук Княз авылы мәдәният йорты иҗат коллективлары килде. Әниләр адресына котлау сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International