18 яшьтән олырак, сау-сәламәт, авырлыгы 50 килограммнан артыграк булган һәр кеше кан доноры була ала.
Башта канны кайда биреп булганын ачыкларга кирәк. Кан бирү пунктлары Татарстанда шактый. Алдан ук шалтыратып, кызыксындырган сорауларны бирсәгез яхшырак.
Бүгенге көндә донорлык - куркынычсыз процедура. Алынган кан күләме организмга йогынты ясамый. Кан биреп, сез кеше гомерләрен саклап каласыз.